Татарстан нефть тармагының үсеш юлларын чагылдырган театраль тамаша, «Кара алтын» иммерсив спектакле премьерасы, Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләр шатлыгы... Лениногорскида «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең – 80 һәм шәһәрнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары әнә шундый истәлекле вакыйгаларга бай булды. Нефтьчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов котлады.
Тарихи елъязма
Бәйрәм чаралары Лениногорск районының Шөгер авылындагы нефть музеенда башланып китте. Биредә «Кара алтын» иммерсив спектакле премьерасы узды. Аны нефтьчеләрне бәйрәм белән котларга килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов та тамаша кылды.
«Кара алтын» – Россиядә җитештерү тармагына багышланган беренче үзенчәлекле спектакль. Аның нәкъ менә җир куенындагы хәзинәне ачкан Шөгер җирендә куелуы аеруча зур мәгънәгә ия. Ник дигәндә, 1943 елда биредә республикадагы беренче скважина бораулана. Иммерсив спектакльдә Татарстанда нефть тармагы үсеш алган чордан башлап бүгенгә кадәр үткән юл, заманча казанышларга кадәр тасвирлана. Иң гаҗәпләндергәне: тамашачы әлеге спектакльне читтән генә күзәтеп калмый, үзе дә шул вакыйгалар үзәгендә кайный, геройлар арасында йөри, бөтен булмышы белән шул дәвердә яши.
Кара алтын туган җирдә иммерсив спектакль әзерләүгә Мәскәүнең Хезмәт театры алынган. Спектакльнең режиссеры Алена Лазько Шөгердәге данлыклы нефть музеенда кунак булганнан соң әнә шундый хыял белән яна башлый. Штольня, эретү, нефть кудыру цехлары, завод, төрле елларда нефть чыгаруда кулланылган эш кораллары... Шул чордагы тарихны бәйнә-бәйнә чагылдырырга биредә бөтен шартлар да бар.
Спектакль дәвамында тамашачы бер мәйданчыктан икенчесенә күчеп йөри. Аларның һәркайсында кара алтын чыгаруның тарихы, үсеш этаплары, беренче уңышлар, тормышын шушы тармакка багышлаган кеше язмышлары чагыла.
Игътибарга лаек тагын бер үзенчәлек: әлеге спектакльдә профессиональ актерлар белән бергә «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре – башлап юл салучыларның дәвамчылары, нефть төбәге халкы да уйный. Хезмәт театры продюсеры Павел Батуев сүзләренә караганда, аларны Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә кастинг оештырып сайлап алганнар.
– Яшермим, баштарак җиңел булмады. Әмма уртак тырышлык белән җырлый белмим дигән кеше – ахыр чиктә җырларга, бии белмим дип кырт кискәне биергә өйрәнде. Хәзер алар профессиональ актерларны да уздыра, – диде Павел Батуев.
Үзенчәлекле спектакль аның иң беренче тамашачысы – Рөстәм Миңнехановның күңеленә дә хуш килде. Премьерадан соң Татарстан Рәисе артистларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
– Бик мавыктыргыч тамаша. Татарстан нефть сәнәгатенең тарихы бай. Спектакльдә нефтьчеләрнең бөтен хезмәте тасвирлана, республикадагы беренче тонна нефтьнең нинди авыр шартларда табылуы, землянкадан башлап заманча җитештерүгә кадәр үткән юлыбыз чагыла. Алга таба нефть эшкәртү заводы төзелешен дә күрсәтергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Наил Мәгановка.
Балаларда кунакта
Бәйрәм көнендә Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә шатлыклары белән уртаклашты. Күптән түгел аларның бакчасында нефтьчеләр ярдәме белән үзенчәлекле теплица ачылган.
2023 елдан Лениногорск балалар йорты «Татнефть» компаниясенең «Мәктәп биолабораторияләре» проектында катнаша. Аның кысасында биредә булдырылган лабораториядә балалар микроклонлаштыру юлы белән үсемлекләр үстерә, беренче фәнни тәҗрибәләрен уздыра. Теплица ачылу мөмкинлекләрне тагын да арттырган. Балалар йорты директоры Раушан Мортазина белдерүенчә, хәзер ел әйләнәсе үсемлекләр үрчетү белән шөгыльләнергә була.
– Без инде утыз ел дәвамында «Татнефть» ярдәмен тоеп яшибез. Бүгенге тормыш-көнкүрешебез өчен чын күңелдән компаниягә рәхмәтлебез. «Татнефть» чыгарылыш яшенә җиткән балаларыбызны да онытмый. 2015 елда Наил Мәганов карары белән компания безнең балалар йортыннан чыккан үсмерләрне үз канаты астына алды. Аларның күбесе бүген «Татнефть»нең тармак оешмаларында эшли, – диде Раушан Мортазина.
Бүген балалар йортында 37 бала тәрбияләнә. Күптән түгел аларның профессиональ җиһазлар белән тәэмин ителгән чәй фабрикасы да барлыкка килгән. Анда балалар 20 төрле чәй әзерли. Җитештерүнең барлык этаплары турында үсмерләр җентекләп сөйләделәр. Үз рецептлары буенча әзерләнгән чәй белән мәртәбәле кунакларны да сыйладылар.
Татарстан нефть сәнәгатенең бишеге
«Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең 80 еллыгын һәм шәһәрнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара алдыннан Татарстан Рәисе төзекләндерелгән «Яшьлек» паркы белән танышты, халык һөнәрләре осталарының күргәзмә-ярминкәсен дә карады.
Бәйрәм тантанасы театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Анда Татарстанда нефть чыгару сәнәгате тарихын, Шөгер авылы янында беренче нефть чыгаруга һәм тармак үсешенең төп этапларын искә алдылар. Мәйданда Республика нефть тармагының төрле юнәлешләрендәге хезмәт коллективлары парады узды.
– 1945 елда, бөтен ил Бөек Җиңүне бәйрәм иткәндә, Шөгер эре нефть промыселы төзелә. Ул илнең нефть сәнәгате тарихында яңа сәхифә ача. 80 елдан соң без, «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе Татарстанның нефть чыгару флагманнарының берсе булып кала, дип, горурланып әйтә алабыз. Шушы еллар эчендә биредә 677 млн тонна нефть чыгарылган. Бүген идарәнең еллык табышы 2,7 млн тоннадан артып китә. Татарстан нефтенең һәр унынчы тоннасы нәкъ менә биредә, Лениногорск җирендә чыгарыла. Бу – чыннан да гаҗәпләндерерлек нәтиҗә, – диде Рөстәм Миңнеханов, бәйрәм тантанасына килүчеләрне сәламләп.
Татарстан Рәисе белдерүенчә, әлеге саннар – идарәдәге меңләгән хезмәткәрнең көндәлек фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Шуларның өчтән берен яшь белгечләр тәшкил итә.
– Идарә Россия нефть сәнәгатенең алтын фондына исемнәре кергән Николай Мальцев, Рәфхәт Миңгәрәев, Валерий Грайфер кебек яхшы белгечләр, галимнәр һәм җитәкчеләр үстерде. Алар үзләренең һөнәри юлын Лениногорск җирендә башлаган, тармакның яңа стандартларын булдырган һәм аның үсеш юнәлешен дистә еллар алдан билгеләгән, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Лениногорск шәһәре үсешендә нефтьчеләрнең ролен аерым билгеләп үтте.
– Дистә еллар дәвамында «Лениногорскнефть» шәһәр мохитен формалаштыру өчен нигез булды. Идарә җитештерү куәтләрен булдыруга зур өлеш кертеп кенә калмады, социаль һәм мәдәни инфраструктураны да актив үстерде. Нефтьчеләр ярдәме белән Лениногорск заманча, төзек шәһәргә әверелде. Биредә эшләргә дә, ял итәргә дә уңайлы. Ирешелгән уңышларга таянып, халкының тырышлыгы һәм максатчанлыгы нәтиҗәсендә Лениногорск алга таба да үсешен дәвам итәр дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсен легендар дип атады.
– «Лениногорскнефть» – иң өлкән нефть һәм газ чыгару идарәсе, Татарстан нефть сәнәгатенең бишеге. Нәкъ менә шушы җирлектә кешеләрнең рухы чыныккан. Компания беренче нефть фонтаныннан башлап автоматлаштырылган сәнәгать, промысел, интеллектуаль чыганак, биотехнологияләргә кадәр озын юл узды. Федераль, союз һәм республика күләмендәге җитәкчеләрнең күбесе нәкъ менә «Лениногорскнефть» мәктәбен узган, – диде Наил Мәганов.
Тантаналы чарада республиканың нефть тармагына зур өлеш керткән шәхесләрне дә билгеләп үттеләр. Рөстәм Миңнеханов нефть, газ, химия сәнәгатен үстерүдәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.
Татарстан Рәисе кулыннан дәрәҗәле бүләк алучылар арасында Лениногорскиның нефть техникумы директоры Игорь Врублевский да бар иде:
– Без нефть традицияләрен дәвам итүче кадрлар әзерлибез. «Татнефть» компаниясе белем бирү оешмалары үсешенә искиткеч зур өлеш кертә. Компания кадрлар әзерләүгә шулкадәр зур игътибар бирмәсә, без бүгенге дәрәҗәгә җитмәгән булыр идек. Нефть тармагында эшләүче белгечләр кунакка килгәч, бездәге шартларга шаккаталар. Сезнең лабораториядәге кебек мөмкинлекләр безнең җитештерүдә дә юк, диләр. Боларның барысы өчен дә «Татнефть» компаниясенә чиксез зур рәхмәт, – диде Игорь Врублевский.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез