Балык Бистәсенә сәфәргә бар да балык турында язмыйча кайтып кара син. Монда бит елга «хуҗа»лары турында барысын да беләләр. Чөнки гади балыкчылар да, әлеге кәсепне һөнәр итеп, зур бизнеска әйләндергән эшмәкәрләр дә бар. Балыкчылык бизнесының үзенчәлеге нидә? Соңгы елларда сулыклар дөньясы ничек үзгәргән? Без әнә шул хакта кызыклы мәгълүматларны барлап кайттык.
Кара уылдыклы икмәк
Безгә сөйләүләренчә, районда балыкчылар бик күп. Ә инде данлыклы балыкчылар династиясе вәкилләрен – ирле-хатынлы Татьяна һәм Юрий Карагановларны – районда аеруча яхшы беләләр. 30 еллар элек «Круг» оешмасына нигез салган балыкчыларның эшләрен бүген кызлары Олеся дәвам иттерә. Без аның үзен күреп сөйләштек.
– Әтием Юрий Николаевич – атаклы балыкчылар нәселеннән. Аның 40 елдан артык стажы бар, – дип сөйләде Олеся әтисе турында. – Ул – заманында райондагы балык заводының иң көчле бригадасын җитәкләгән кеше. Аның бригадасы без хәзер бер ел буена тоткан кадәр балык тота иде. Әтиемне Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе зонасында яхшы белделәр.
Аның сүзләренчә, зур балык цехының эшчәнлеге гап-гади йорттагы эшләрдән башланган.
– Башта әти-әнием һәм ике балыкчы өйдә эшләде, ә балыкларны йортның икенче катында киптерделәр. Без дә кечкенәдән шушы эшләрне күреп үстек. Төп ярдәмчеләре дә без булдык. Тиешле эшләрне тәмамлагач, алар безне балыкның иң тәмле җире белән сыйлыйлар иде. Безгә ул дөньядагы иң тәмле ризык кебек тоелды. Аннан соң без кечкенә чакта елгаларда чөгә балыгы күп була торган иде. Аннан күп итеп кара уылдык чыга иде. Безнең өйдә 3 литрлы банкада уылдыкның бетеп торганы булмады. Башка балалар урамда май һәм кайнатма ягылган ипи ашап йөрсә, минем кулда кара уылдыклы икмәк булыр иде. Ә хәзер елгаларда ул балыклар бетте. Кара уылдыкны да күптәннән ашаган юк, – дип көлә Олеся, балачак хатирәләренә бирелеп.
Кәрәкә арткан, җәен вагайган
Бүген Карагановлар оешмасы Кама елгасыннан 15 төрле балык (судак, җәен, корбан балыгы, чуртан, сазан, синец, кәрәкә, алабуга, опты (жерех), берш һ.б.) тота. Участоклары Саескан тавыннан башлап Мамадышка кадәр сузылган 24 мең гектар су мәйданын алып тора. Әле шулай да балыкны рөхсәт ителгән билгеле бер урыннардан гына тота алалар. 1990 нчы елларда елына 16 тонна балык эләккән булса, хәзер 200 тоннага җитә. Барысы да квота белән эшләнә. Билгеләнгән күләмнән күбрәк тотарга ярамый. Киме дә рөхсәт ителми: 70 проценттан азрак тоткан очракта, участокларын кире алу куркынычы бар.
– Былтыр безнең өчен бик уңышлы ел булмады, балык азрак тотылды. Моның сәбәпләре төрле: һава шартларыннан башлап экологиянең пычрануына кадәр. Бездә генә түгел, бөтен Россиядә шундый хәл күзәтелде. Тик мин, елгаларда балык азая, дип әйтмәс идем, маймычлары бик күп. Ләкин балык бер урында гына яшәми, ул күчеп йөрүчән бит. Бер төрле балык бер елны күбрәк булса, икенчесе азрак була. Балыкларның уылдык чәчү вакытларында – 25 апрельдән 6 июньгә кадәр – эшләр туктала, – ди Олеся.
Тоткан балыкларның 90 процентын эшкәртеп, төрле кибетләргә җибәрәләр. Аларны туңдыралар, ыслыйлар, киптерәләр, итле җирләрен аерып алып кына саталар, ярымфабрикатлар ясыйлар.
– Иң рәхәте һәм мәшәкатьсезе – туңдырып сату. Эшкәртелгән продукт кыйммәтрәк хакка сатылса да, аның чыгымнары күбрәк, – ди Олеся.
Цехта 11 бригадада 17 балыкчы эшли.
– Балыкларны ятьмәләр һәм капкыннар белән тотабыз. Ләкин балыкчыларга да аулау ысулларын үзгәртеп торырга туры килә. Әйтик, еллар дәвамында сыналган ятьмәләргә хәзер балык капмый. Чөнки елгалардагы күп су Әстерханга куыла һәм көчле агым ятьмәләрне бик тиз тыгылдыра. Ә андый ятьмәгә балык килми. Шуңа күрә безгә балык аулауның яңа ысулларын табарга, яңалыкларны гел күзәтеп торырга туры килә, – ди Олеся.
Шушы еллар эчендә балык тоту ысуллары гына түгел, сулыклар, балыклар дөньясы да бик нык үзгәргән.
– Экологиягә бәйле балыкларның төрләре үзгәрә. Әйтик, элек кәрәкә алай ук күп түгел иде, хәзер алар артты. Ул – талымсыз балык, аңа суның чисталыгы да, суыклыгы, җылылыгы да ул дәрәҗәдә мөһим түгел. Ә судак, кәлчәк (чехонь), синец, киресенчә, кими. Берара җәен азайды, хәзер ул кабат арта. Элек 150 килолы һәм аннан да зурраклары очрый иде, хәзер вагайдылар. 30 килодан башланганнар да эре дип санала, – ди Олеся Караганова.
Һәр эшнең, һәр тармакның үзенә генә хас үзенчәлекләре, нечкәлекләре була. Балыкчылык бизнесы да искәрмә түгел.
– Балык – бик үзенчәлекле продукт, – ди бу уңайдан эшмәкәр ханым. – Статистика һәм тәҗрибә күрсәткәнчә, Татарстанда елга балыгын күп ашамыйлар. Кулланучыларның 90 проценты диңгез балыгын үз итә. Димәк, безнең сатып алучылар да аз дигән сүз. Күпләп сатып алучылар исә безнең балыкларны ерак төбәкләргә алып китә. Анда эшкәртү дә, куллану да күбрәк. Икенчедән, балык – бик тиз бозыла торган ризык. Һәм безнең өчен аның сатып алучы өстәленә яхшы хәлдә барып җитүе мөһим. Соңгы вакытларда без бары тик сораучылар ихтыяҗыннан чыгып кына эшлибез. Районда балыкчылар күп, шуңа күрә бу бәяләрдә дә сизелә. Тик сыйфатлы продукция арзан була алмый. Әйтик, ыслана торган балыкларыбыз дүрт тапкыр сортларга бүленә. Шуңа күрә бәясе дә арзан түгел. Аңа да карамастан, даими сатып алучыларыбызның кимегәне юк.
Балыкны ничек сайларга?
Сыйфатлы балыкны күзенә һәм саңагына карап алырга кирәк. Аларның күзләре ачык, үтә күренмәле булырга тиеш. Тонык, ак булса, алырга киңәш итмибез. Ә саңагы кызыл булса яхшы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез