Карак тотканда

Адәм балалары хәзер бераз сәерләнде, үзләренә бикләнде, бер-берсе белән аралашырга атлыгып тормый, диләр. Дөреслек бар инде бу сүзләрдә. Элек бит авылда һәрбер чара – каз өмәсе яки сугым булсынмы, туй-фәлән булсынмы – гөр килеп уза торган иде. Бар авылга бәйрәм була. Хәзер кемнең нәрсә эшләгәнен дә белгән кеше юк. Күршеңдә нинди хәлләр булганын да, кибеткә чыгып, берәр атказанган гайбәтчене очратсаң гына белеп кайтасың.

Аның каравы хәзер песиләр тату яши. Һәркемдә берничәшәр мәче. Илтеп ыргытырга элекке кебек зур ферма юк. Суга батырсаң, жалкы. Вәт үрчи хәзер песи халкы. Һәм үзара аралаша. Бер-берсенә кунакка йөри. Күрше келәтеннән тычкан тотып, тәҗрибә уртаклаша. Кайчагында бишәр-алтышар булып җыелып китәләр, берәрсенең туган көнен үткәрәләрдер инде.

Ә кешеләр алай түгел. Бер-берсенә артык йөрешмиләр. Йөрүчеләр бар ул, тик алар хәл белергә түгел, хәлләрен белдерергә керә. Элекке заманда авыл буйлап теләнчеләр йөргән, диләр. Совет чорында без моны күз алдына да китерә алмый идек. Аннан соңгы чор үз алдыбызга китереп күрсәтте. Менә шундыйларның бер ише төнлә дә йөрештерә. Ишегеңне бикләмичә ятып йокласаң, булган мөлкәтеңне чистартып чыгарга да күп сорамыйлар. Гаепләп тә булмый инде, миллионерлар урлашканда, хәерчеләр карап торырга тиешмени?!

Менә шундый заманча авылда бер гаилә яши. Карт белән кортка инде. Эре мал тотмыйлар. Бакча карыйлар, кош-корт һәм песиләр асрыйлар. Йокларга иртә яталар, иртә уяналар. Йоклар алдыннан: «Бикләнгәнме?» – дип, келәт-кураларын тикшереп чыгалар. Уянгач, берәрсе бурлыкка кермәгәнме дип, тагын бер карыйлар. Берничә тапкыр төп башына утырып калганнары бар, тәҗрибәләре зур – салкын катыкны да өреп кабалар.

Бер мәлне төн уртасында карчык уянып китә. Ниндидер тавыш ишетелгән кебек тоела моңа. Беркадәр тыңлап тора, чынлап та верандада кемдер дөпелди. Үзе генә чыгып карарга куркып, картын уята бу. Бергәләп тыңлап торалар. Кемдер бар. Дөп-дөп килә. Бик нык шауламый да үзе, тик... Ишекне эләргә онытканнар, ахрысы. Кемдер кергән дә, тавыш чыгармаска тырышып кына, нәрсәнедер капчыгына тутыра инде. Кичә генә эшкәрткән казлары да шунда. Суыткычта тавыклар да бар. Ярма-токмачы да шул верандада. Теләгән кешегә колкынырга мөмкинлек бар, кыскасы.

Тыңлыйлар, ишетәләр, ә чыгарга йөрәкләре җитми. Бер-берсенә карашып торалар шулай. Әби бабайга карый.

– Балтаңны алып чык инде син... – дип, үзенчә җайларга тырыша. – Күреп булса да куркырлар... Югыйсә яшь чагың түгел бит...

– Һи, яшь чагым булса ул...

– Бер генә бирә торган идең шул, – дип, салпы ягына салам кыстыра әби. – Ә алар – яшьләр... Аяк атлауларыннан тоеп торам.

Бабай башын кашып ала да әбигә текәлә:

– Карчык дим... Карале, мәйтәм, хәзер мин чыгып, сугып ексалар, сине дә аямаслар. Мин булмагач, әллә ниләр кыланулары бар. Әллә башта син чыгасыңмы?

– Мине сугып ексалар да ярыймы?

– Ярамый, карчык. Мин сине рәнҗетергә ирек бирмәм. Балта белән...

Бабай тирә-ягына каранып ала, балта эзли. Гадәттә, шушы почмакта гына тора торган иде... Шайтан алгыры, ул да верандада калган ич.

– Кисәү агачы белән... – дип төзәтә бабай, – тәмугка озатачакмын.

Шулай беркадәр бәхәсләшеп торалар да әби тәвәккәлли.

– Ярый, бабай, мин чыгам. Тик син минем арттан ук, яме. Югыйсә үземне дә алып китүләре бар. Ялгыз калсаң, бик интегеп үләчәксең. Чәй дә ясап эчә белмисең бит...

– Юк, карчык, беркем дә рәнҗетмәячәк. Ант итеп әйтәм менә. Әгәр һәлак булсам, кайда җирләргә икәнен беләсең.

– И картым, алай димә әле. Бигрәк моңсу булып китте.

Әби үзен кызганыпмы, бабайны жәлләпме, керфек читен сөртеп ала. Бабай аны аркасыннан сөеп юата. Соңгы тапкыр булмагае дип кулларын тотышып, бертын торалар да тәвәккәллиләр.

Верандада караңгы. Ипләп кенә чыгалар. Теге тавыш бер мәлгә тынып тора. Болар да тынып кала. Тынлык урнашкач, тынычланыптыр инде, тагын дөпелди башлый. Әби кинәт утны яндырып җибәрә, көчле дөбердәү ишетелеп кала, бабай кисәү агачы белән атакага ташлана. Тик верандада беркем дә юк. Карт белән карчык, верандадагы өстәл өстеннән сикерешеп качкан песиләрнең койрыгын гына күреп кала. Өстәлдә – каз. Табак белән капланган. Песиләр, дөбер-шатыр килеп, теге табакны шудырырга маташканнар икән.

– Син мине алдан чыгарып җибәрдең, – дип үпкәли карчык, кабат өйгә кергәч. – Үз җаның кадерле...

– Гомер эчендә бер тапкыр булса да син дә командир булырга тиеш бит инде, – дип кеткелди карты. – Әллә шул хөрмәткә берәр чынаяк чәй эчеп алабызмы? Аннан соң җитәкләшеп йокларбыз...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре