Карьерда уйнаганда, 8 яшьлек малай ком өеме астында калып һәлак булган

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Амур өлкәсенең Березовка авылы тирәсендә 8 яшьлек малай карьерда уйнаганда ком өеме астында калып һәлак булган. Бу хакта “РИА Новости” төбәкнең Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига кичә – дүшәмбе көнне балалар карьерда ком өемендә уйнаганда килеп чыккан. Ком өеме җимерелеп, 2015 яшьлек малайны күмеп киткән. Тикшерүче фаҗига урынын караган.
Ивановск районы прокуратурасы баланың үлеменә бәйле тикшерү оештырган. Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарның күзәтүсез калуын кисәтү турында законның ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшерәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре