Газетага язылу

Кәримәдән – Королинага: Россиядә ни өчен гадәти булмаган исемнәр популярлаша?

Принцесса яки Царь тәрбиялисегез килсә, рәхим итегез – аңа шундый исем кушыгыз! Хәзер ата-аналар балага исем сайлаганда, кайчак акылны читкә куеп, күбрәк фантазияне эшкә җигә. Ә аның чиге юк. Шуңа күрә Россиядә Арнольд, Луна, Весна ише исемнәр артканнан-арта. Ни өчен ил халкы балаларына гадәти булмаган исемнәр сайлый? Татарстанда ничек кыланалар?

Кәримәдән – Королинага: Россиядә ни өчен гадәти булмаган исемнәр популярлаша?

Мәгънәсе мөһим түгел

Начар исем начар язмыштан да яманрак, диләр. Ә бүген балаларга кушылган исемнәргә күз салгач, кайчак шаклар катарлык. Әйтик, соңгы вакытта Татарстанда сабыйларга кушылган иң сирәк исемнәр булып Леваль, Дельфина, Рузинна, Альвина һәм Королина тора.

– Безнең халык балаларына нинди генә исем кушмый, әйтерсең көчек баласы алып кайталар, – дип сөйләгән иде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бер очрашуда. – Ул бала бервакыт сиксәнгә җитәчәк. Дәнис дигән исемне фарсыча матур мәгънәгә ия, диләр. Анысын белмим. Гарәпчә ул «калдык» дигәнне аңлата. Раязлар да күбәйде, ул – хәреф җыелмасы гына. Танылган җырчы Раяз Фасыйховка да Рияз дип кушмакчы булганнар, әмма авыл советында ялгышлык киткән. Аның исемен күреп, үрнәк алып, башкалар да шундыйны куша. Рияз булса, «җәннәт бакчасы» дигән мәгънәгә ия булыр иде.

Белгечләр фикеренчә, Татарстанда «сәер» исемнәр еш кушыла торган аерым зоналар бар. Болар – Башкортстанга якын урнашкан районнар. Мисалга, Актаныш, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Баулыда Джон, Спартак, Дельфин исемле кешеләрне дә очратырга мөмкин.

– Миңа исемне әнием сайлаган. Мәктәптә укыганда, «Ириша» дип йөртәләр иде, бүген дә бу гадәт саклана, – ди Мөслимдә яшәүче Илларина Сафина. – Мәгънәсен белмим. Миңа калса, һәр исемгә дә мәгънәне кеше үзе саладыр.

Әтисе Илнар, әнисе Арина – менә сиңа Илларина. Кызның әти-әнисе үз исемнәрен кушып ясаган әлеге исемне. Балага исем кушу – ата-ана өчен бик җаваплы вакыйга. Шуңа да яшь гаиләләр исем куяр алдыннан аның мәгънәсен тикшерә. Хәер, барысы да түгел. Күпләр ялгау алымын куллана: исемнәрне сабыйның әтисе исеме белән ялгап, туры китереп карый. Яңгырашлы икән, димәк, шул исем булырга тиеш.

Әбидән – бәбигә

Җырчы Булат Җиһаншинның улы Кемаль исемле. Төрек сериаллары яратканга, тормыш иптәше нәкъ шушы исемгә тукталган. Дин әһеле, исемнең мәгънәсе матур, ул гарәп исеме, аны кушарга ярый, дигән.

– Кемаль исеме яңалык түгел. Безнең якта элек бу исемне йөртүчеләр булган, гарәп илләрендә дә шактый популяр исем ул. «Җитлеккән» дигән мәгънәгә ия, – ди җырчы.

Кайбер ата-аналар балаларына фильм геройларының исемен эзләгән арада, икенчеләре элеккеге татар, гарәп исемнәренә мөрәҗәгать итә. Ни дисәң дә, элек бу йолага башка караш булган һәм мәгънәсез исемнәр кушу турында сүз дә була алмаган. Менә Мөхәммәт дигән исемне генә алыйк. Озын яңгырашлы булуга карамастан, мәгънәсе «мактауга лаек» дигәнне аңлата. Ә хатын-кызлар исеме – Мәйсәрәне алсак, ул «саф, чиста, сайланып алынган» дигән мәгънәгә ия. Ләкин бүген ул исемне кыскартып, урыслаштырып «Майя» дип сөйләшәләр. Казанда яшәүче Гөлнара һәм Рафил Исмәгыйлевлар кызларына Сөмәя исемен кушкан. Рафилнең карт әбисе дә шушы исемне йөрткән.

– Кызыбызга исемне озак эзләмәдек. Биш ел элек «әби исеме» булып саналган Сөмәя – бүген Казанда бик популяр исем. Мисалга, кызыбыз йөри торган балалар бакчасында, бер төркемдә генә дә өч Сөмәя бар. Исем матур, кыска. Өстәвенә «исем кушу» дигән матур мәгънәгә ия, – дип сөйләде Рафил. – Бүген кызыбызга алты яшь тула, ләкин аңа Сөмәя дип түгел, Сумая дип дәшәбез. Шәһәр җирендә булгач, башкалар да шулай дип әйтә.

Гарәп исемнәре популяр

Чулпан – ир-атмы, хатын-кызмы? Ни өчен элекке исемнәрне кушабыз? Фильм героеның исемен балага кушу гадәти күренешме? Әлеге сорауларга филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкарьләре» оешмасының фәнни хезмәткәре Зәлия Брусько җавап бирде.

– Еллар узган саен исем модасының үзгәрүе нәрсәгә бәйле икән?

– Һәркем баласына мәгънәле исем кушарга тырыша. Хәзер проблема юк: исем мәгънәсен интернеттан да, китаптан да табарга була. Матур исемнәргә тукталабыз. Бүген ешрак кыска һәм җайлы әйтелешле исемнәрне сайлыйлар, әмма гадәти булмаган исемнәр дә – беренчелектә. Иң беренче чиратта, исем фамилиясе белән дә, әтисе исеме белән дә яңгырашырга тиеш. Татарларда исем сайлауда тагын бер хәлиткеч фактор – аның популярлыгына йөз тоту.

– Ә менә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дә бер үк исем куллану гадәте каян чыккан? Мисалга, Әнвәр, Чулпан, Рәйхан исемнәре ике затка да кулланыла.

– Болар – алынма исемнәр. Бу исемнәрнең мәгънәсе ир-атка да, хатын-кызга да туры килә. Соңрак бу исемнәрне үзгәртү очраклары да булды. Мисалга, Чулпан – Чулпания, Рәйхан Рәйханага әйләнде. Әмма беренче вариант та актив кулланыла.

– Ни өчен татарлар арасында элеккеге гарәп чыгышлы исемнәр күбәйде? Мөхәммәд, Ясир, Сөмәя кебек исемнәр арта.

– Бу асылыбызга, ягъни чыганакларга кайтуга бәйле дип уйлыйм. Дин ныгый, ислам динен тоткан гаиләләр, әлбәттә, балаларына Ислам, Мөхәммәд, Нурислам, Динислам, Габделгазиз, Ибраһим, Рамазан, Йосыф, Исмәгыйль исемнәрен кушалар.

– Ә менә татарларда Эмир, Кемаль, Селим кебек исемнәр арту төрек сериалларына йөз тоту түгелме икән?

– Әлбәттә. Бу күренешкә аптырыйсы юк, элек тә шулай булган. Әйтик, 1938 елда Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы» романы чыккач, аның героинясы Илсөяр исеме бик популяр була. Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» романы дөнья күргәч, Газинур исемен еш куша башлыйлар. Октябрь революциясеннән соң татар исемнәрендә зур үзгәрешләр була. Сәяси лидерлар, нигездә Ленин, Маркс, шулай ук революциянең үзенә бәйле бик күп исемнәр – аббревиатуралар барлыкка килә. Мәсәлән, Вил, Вилен, Вилена, Виленина, Владлен, Марлен. Берничә тапкыр әйткәнем бар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова телеэкраннарда күренә башлап, җыр бәйгеләрендә уңышка ирешкәннән соң, аның исеме дә популярлашты.

– Ничек уйлыйсыз, исем кешенең тормыш яшәешенә тәэсир итәме?

– Турыдан-туры йогынтысы бар дип әйтә алмыйм. Безнең халыкта шундый ышану яши инде. Электән үк балага мәгънәле исемнәр сайлау һәм кушу нәкъ шуңа бәйле. Мисалга, бала озын гомерле булсын өчен Гомәр («гомер» сүзеннән) исеме кушканнар, «җан»ны өстәгәннәр – Закирҗан, Шакирҗан. Нык булсын өчен «тимер» сүзе өстәгәннәр – Тимербулат һ.б.

ФИКЕР

Булат хәзрәт Мөбарәков, Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе:

– Исемнең кеше тормышына тәэсире бар. Бу – тәҗрибәдән чыгып ясалган нәтиҗә. Мөхәммәд (с.г.в.) бер сәхабәгә үзенең исемен алмаштырырга киңәш иткән. Сәхабәнең исеме «моңсу» мәгънәсенә туры килгән. Ул сәхабә исемен алмаштырмаган һәм, риваять буенча, тормышын да моңсу үткәргән. Әгәр дә кешенең исеме матур мәгънәле икән, бик хуп. Әмма начар мәгънәле икән – мәсәлән, Люцифер, Трактор дигән исем кушалар ди, ул вакытта динебез исемне алыштырырга куша.

Бу кызык

Исем кушканда, ата-аналар хәрефләр белән генә чикләнми, кыскартуларны да эшкә җигә. Мәсәлән, 2020 елның маенда Америка бизнесмены Илон Маск баласын X Æ A-12 (Экс Эш Эй Твелв) дип атаган. 2021 елның августында психолог Владимир Дернов яңа туган кызына Психосоматика исемен биргән, Кубаньда Царь исемле малай туган. Шулай ук безнең илдә балага исем түгел, ә цифрлы код бирү омтылышы да билгеле. 2002 елда Мәскәүдә яшәүче гаилә үз улларына БОЧ рВФ 260602 дип исем кушарга карар кыла. Әмма ЗАГС идарәсе мондый исемне теркәүдән баш тарта.

Татарстан да читтә түгел. 2023 елның ноябрендә Чаллы балалар тудыру йортында Россия-Святосия-Святороссия исемле кыз дөньяга килде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре