Быел Татарстан юлларында каршы як полосага чыгу аркасында 182 куркыныч авария булган. Шул сәбәпле 80 кешенең гомере өзелгән, 300е җәрәхәтләнгән-имгәнгән.
Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: каршы як юлга чыгу – юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң тупас бозу очракларының берсе. Моның өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган (хәтта кагыйдәне тәүге тапкыр санга сукмаучыларга да). Быел шул рәвешле 193 йөртүче таныклыгыннан коры калган. 57се беренче тапкыр кагыйдә бозган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез