Җимешнең антиоксидантларга бай икәнен беләм: картаюны тоткарлау өчен кирәк алар.
Шунысы кызык: хөрмәнең үзе генә түгел, хәтта өстендәге яфрагы да файдалы. Мин аны җыеп барам һәм йөрәкне, иммунитетны ныгыта торган бик файдалы эчемлек әзерләүдә кулланам. 500 мл суны кайнатып чыгарам да шуңа 5 җимеш яфрагын салам. 5 минутка сүрән генә утта куям. Уттан алгач, 10 минут өстен каплап тотам. Суынгач, көненә 2–3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәм. Эчемлекне суыткычта өч көннән артык тотарга ярамый.
Сәвия Габдуллина. Питрәч районы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез