Республикада иҗтимагый киңлекләрне яңарту юнәлешендәге эш 2015 елдан бирле алып барыла. Татарстан тәҗрибәсе «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проектына нигез итеп алынды һәм ил күләмендә җәелдерелде. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, 2015 елдан алып 2025 елга кадәр республика күләмендә, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 450 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде. Бу эшкә барлыгы 29 миллиард сумга якын акча тотылды. Шул исәптән 14 миллиард сумга якын акча федераль бюджеттан бүлеп бирелде.
Парк һәм скверларны яңарту эше быел да дәвам итә. 2026 елда Татарстанда 2,7 миллион сумга 51 объект төзекләндереләчәк. Аларның 6 сы – уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар бөтенроссия бәйгесенең былтыргы җиңүчеләре.
– Әлеге бәйге 2018 елдан бирле үткәрелә. Ул башланганда республиканың иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү юнәлешендә шактый тәҗрибәсе бар иде инде. Бу безгә бәйгедә катнашып җиңү яулаган проектлар саны буенча алдынгы урынга чыгарга ярдәм итте, – ди Марат Айзатуллин.
2018–2026 елларда Татарстаннан 60 проект федераль ярдәм алган. Моның өчен барлыгы 4,4 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Җиңүче проектларның 42 сендә эш беткән инде, 13 ен быел кулланышка тапшырырга ниятлиләр, тагын 5 объектта эш киләсе елда башланырга тиеш. Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән проектлар саны буенча төбәкләрнең беренче бишлегендә Татарстаннан тыш, Мәскәү өлкәсе (57 җиңүче проект), Түбән Новгород өлкәсе (52), Свердловск өлкәсе (45) һәм Башкортстан (44) бар.
Быелгы җиңүчеләргә әйләнеп кайтыйк. 2027–2028 елларда республикада федераль проект кысасында Түбән Камадагы «Нефтехимиклар» паркы (грант күләме – 112,8 миллион сум), Бөгелмәдәге балалар паркы (104,7 миллион сум), Лениногорскидагы Крупская, Ленинградская, Шашин һәм Кутузов урамнары территориясе (104,7 миллион сум), Апастагы үзәк парк һәм аның тирә-юне (80,6 миллион сум), Алексеевск районындагы Биләр бистәсенең тарихи үзәге (72,5 миллион сум) төзекләндереләчәк. Бу урында шуны да искәртик: бәйгедә халык саны 300 мең кешегә кадәр тәшкил иткән терәк торак пунктлар катнаша ала.
«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Ногуманова әйтүенчә, республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә бәйле күпсанлы проектлар тормышка ашырылып кына калмыйча, яңартылган җирлекләрне үстерүгә бәйле стратегия дә барлыкка килде. Мисал буларак ул Лаештагы «Ак тау»ны китерде. «Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшергәннән соң, бу урын республика халкын гына түгел, туристларны да күпләп җәлеп итә башлады. Былтыр илнең Икътисадый үсеш министрлыгы биредәге инфраструктураны үстерү өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирде.
Бар булган иҗтимагый киңлекләрне саклап тоту да шактый көч таләп итә. «Моннан 8–10 ел элек төзелгән объектлар инде искерде. Быелгы бәйгедә җиңү яулаган Апасның үзәк паркы 2016 елда ачылган иде. Аны яңартырга, бирегә килүчеләр өчен тагын да уңайлырак итәргә телибез», – диде Наилә Ногуманова.
Яңартылган иҗтимагый киңлекләр халыкка ни дәрәҗәдә кирәк? Моны ачыклау өчен «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды ике елга сузылган тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләрне соңрак әйтәчәкләр. Сораштыруларның берсе барышында республикада яшәүчеләрдән: «Кабан күле яр буенда булганыгыз бармы?» – дип сораганнар. Телефон аша үткәрелгән әлеге сораштыруда 1 мең кеше катнашкан. Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценттан да күбрәге уңай җавап биргән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез