Казан аэропортында онытып калдырылган смартфон “очкан”: каракка 5 еллык төрмә яный

Казан аэропортында 80 мең сумлык смартфонны кем урлаганын ачыклаганнар. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт линия идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Эчке рейслар зонасына килгән 36 яшьлек хатын-кызның (Столбище авылында яши) бәдрәфтә телефонын онытып калдыруы һәм аны икенче бер пассажирның кесәсенә шудыруы билгеләнгән.
Телефонын югалткан хатын-кыз транспорт линия идарәсе дежур частенә мөрәҗәгать итүгә, оператив бүлек хезмәткәрләре тикшерү башлап җибәргән. Видеокүзәтү камераларының язмалары ярдәмендә “озын куллы” кешенең кем икәнлеген ачыклауга ирешелгән. Угры Иваново шәһәреннән 45 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Казанга ул Ярославльдән килеп төшкән.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, хатын-кыз бәдрәфтә телефон табып, аны үзенә калдырасы иткән. Шуннан соң, аэропорттан таксига утырып, кызы янына киткән. Ул үз гаебен таныган. Урланган смартфон хуҗасына кире кайтарылган.
“Урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре