Россельхознадзор хезмәткәрләре “Казан” аэропортында пассажирларның багажын тикшергәндә карантинлы продукция – җиде килограмм дөге тапкан һәм аны хуҗасыннан алган. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, Ферганәдән килгән пассажир илгә фитосанитария сертификатына ия булмаган продукция кертергә ниятләгән, дип яза “Татар-информ”.
Ведомствода искәртеп үтелгәнчә, карантинлы продукцияне кертү шул очракта рөхсәт ителә: әгәр авырлыгы 5 килограммнан артмаса һәм орлыклык материалга (әйтик, орлык бәрәңгесе) кермәсә.
Авиапассажирга карата административ беркетмә төзелгән. Алынган продукция юк итүгә озатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез