Ачылыш тантанасында Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов, Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Болгар ислам академиясен оештыручылар советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илфар хәзрәт Хәсәнов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, Казанның «Әбугалисина» мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрдәнов, Питрәч районы имам-мөхтәсибе, намаз уку бүлмәсе имамы Наил хәзрәт Әбелханов һ. б. катнашты. Чарада катнашучылар бүлмәләрнең, башкала кунаклары ихтыяҗын исәпкә алып, һәм дөньядагы башка аэропортлар тәҗрибәсеннән файдаланып ачылуын ассызыклап үтте.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президентына һәм аэропорт җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыру өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, гыйбадәт өчен бүлмәләр барлыкка килү – инфраструктура белән бәйле карар гына түгел, ә дин тотучыларның гореф-гадәтләренә һәм яшәү рәвешенә хөрмәт күрсәтү дә. Ул шулай ук, иҗтимагый тирәлекне үстергәндә, барлык милләт һәм дин вәкилләре мәнфәгатьләрен исәпкә алынырга тиешлеген ассызыклады.
Намаз бүлмәсен җиһазлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алган РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бу башлангычны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм концепциясе турында сөйләде. Интерьерны бизәгәндә, бөтен дөньядагы аэропортлардагы мусәлләләрне җиһазлау тәҗрибәсен өйрәнгәннәр һәм иң уңышлыларын файдаланганнар. Бүлмәләргә татар-мөселман сәнгате үрнәкләрен чагылдырган бизәкләр кабатланмас төсмер бирә.
Гыйбадәт бүлмәләрен булдыру тарихы 2026 ел башында – яңа терминалны планлаштыру этабында ук башланды. 2026 елның 14 гыйнварында аэропортның генераль директоры Сергей Романцовның Татарстан мөфтие белән очрашуы хәлиткеч мизгел булды: Сергей Анатольевич бина концепциясе һәм бүлмәләрне урнаштыру тәртибе белән таныштырган иде, игътибарны бигрәк тә намаз уку бүлмәләренә юнәлткән иде. Камил хәзрәт киңәшмәдән соң бу башлангычны Айдар Шаһимәрдәновка тапшырды: ул терминалда намаз бүлмәсен җиһазландыруны координацияләүне үз өстенә алды.
Гыйбадәт бүлмәләре пассажирлар өчен мөмкин кадәр уңайлы булырлык итеп урнаштырылган. Алар икенче катта, паспорт контроле һәм очыш алдыннан тикшерү зонасы янында урнашкан. Димәк, кеше, теркәлгәннән соң, тикшерү узганчы һәм очкычны көтү залына чыкканчы, бүлмәгә тыныч кына кереп чыга ала. Хәзерге вакытта намаз бүлмәләре тәүлек буе эшли. Терминалда тавыш белән хәбәр сала торган мнемосхемалар урнаштырылган – алар начар күрүче кешеләргә аэропортта җайлашырга, шул исәптән намаз бүлмәсен һәм часовняны табарга ярдәм итә. Барлык мәгълүмат такталары дүрт телдә: татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә урнаштырылган.
Мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ике бүлемнән тора: ирләр намаз бүлмәсенең мәйданы – 29,32 м2, хатын-кызларныкы – 26,71 м2. Анда барлык кирәкле әйберләр каралган: михраб (Кәгъбәгә юнәлеш күрсәтүче корылма), аяк киемен кую киштәләре өчен алгы бүлмә, тәһарәтханә (ирләр өчен – 19,21 м2, хатын- кызлар өчен – 23,05 м2).
Намаз уку бүлмәләрендә бик уңайлы: яктылык, җилләтү һәм тавыш үткәрмәү юллары уңышлы сайланган. Зур тәрәзә аша кергән яктылык бөтен тирәлекне тутыра һәм аэропорт территориясен күзәтергә мөмкинлек бирә. Проект барлык норматив таләпләрне – янгын куркынычсызлыгыннан алып санитария нормаларына кадәр үтәп тормышка ашырылды.
Бүгенге көндә «Казан» Халыкара аэропортында 3 намаз бүлмәсе эшли: А1 терминалында (өченче катта), А2 терминалында (икенче катта) һәм Яңа В терминалында (икенче катта).
Илфар хәзрәт Хәсәнов ир-атлар өчен яңа намаз бүлмәсендә беренче җәмәгать намазын үткәрде: дин кардәшләребез – РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары, хөрмәтле кунаклар, аэропорт хезмәткәрләре һәм гыйбадәт бүлмәләрен ачу тантанасында башка катнашучылар бергәләп гыйбадәт кылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез