Казан белән Ульяновск арасында елга хәрәкәте 1 майда ачылачак

Казан белән Ульяновск арасында елга буйлап пассажир хәрәкәте 1 майда ачылачак. Бу хакта "Татфлот РТ" хәбәр итә.

Пассажирларны Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән һәм былтыр суга төшерелгән "Муса Җәлил" судносы йөртәчәк. 1-5 һәм 9-12 майда Казан - Ульяновск рейслары көндәлек булачак. 17 мәйдан 22 сентябрьгә кадәр күрше төбәккә атнага өч тапкыр - җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә юлга чыгып булачак. Теплоход Казаннан иртәнге 7 сәгатьтә кузгалачак. Ульяновск шәһәренә көндезге 11 сәгатьтә барып җитәчәк. Ә Казанга кире 14.00 сәгатьтә чыгып китәргә мөмкин булачак.

Билгеле булганча, Татарстанда Идел буйлап пассажир навигациясе 28 апрельдә ачылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре