Казанда туристларга бер төн куну уртача 4937 сумга төшә.
Татарстан башкаласы декабрь аенда ял итү өчен иң популяр шәһәрләр арасында бишенче урынга чыккан. Туристлар бездә уртача дүрт төнгә тукталырга ниятли. ТВИЛ.РУ сервисы мәгълүматларына караганда, Казанда бер төн куну уртача 4937 сумга төшә.
Рейтингта Санкт-Петербург беренче урынга чыккан. Туристлар бу шәһәрдә уртача дүрт көн яшәүне күздә тота. Моннан тыш Мәскәү һәм Сочи иң популяр 3 шәһәр исәбенә кергән. Сәяхәтчеләр әлеге шәһәрләрдә уртача өчәр төнгә калачаклар. Декабрь аена барлык броньнарның 14%, 13% һәм 11%ы шушы шәһәрләргә туры килгән.
Ялта дүртенче урынга “кунаклаган”. Туристлар анда уртача алты төнгә калмакчылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез