Газетага язылу

"Kazan Digital Week 2025"тә роботлар ярышачак

17-19 сентябрьдә Казанда узачак "Kazan Digital Week 2025" Халыкара форумы кысасында мини-роботлар ярышы узачак. Бу хакта быелгы җыенның үзенчәлекле турында сөйләгәндә Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

"Әлеге ярыш инженерлык сәләтен үстерүгә багышланган. Анда республика районнарыннан 16 команда һәм ил төбәкләреннән 16 команда катнашачак дип көтелә", - диде ул.

Министр әйтүенчә, роботлар ярышында катнашырга теләүчеләргә куелган төп шартлар - катнашучылар 10 яшьтән зуррак булырга, ә роботның авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш.

Форум һәм ярыш кысасында, республика мәктәпләрендә мастер-класслар үткәрергә дә ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре