Казан епархиясе гыйбадәтханәсе настоятеле юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган

Кичә Татарстанның Яңа Чишмә районында юл-транспорт һәлакәтендә иерей Сергей Рыбочкин һәлак булган. Рухани ТР Балык Бистәсе районы Масловка авылындагы Иоанн-Богословский гыйбадәтханәсенең настоятеле һәм Казан дини семинариясенең кабул итү комиссиясе секретаре булган.

Сергей Renault машинасында Чистай ягына хәрәкәт иткән. Аңа 26 яшь була, хатыны һәм кечкенә кызы калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре