Иркутск һәм Казан хезмәттәшлек турында туристик килешүгә кул куйдылар. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Казан шәһәре думасы депутаты Дарья Санникова хәбәр итте.
29 июньдә Иркутскида Сабантуй узды. Татарстан милли бәйрәмне оештыруда актив катнашты. Программа уеннардан, татар кухнясы ризыкларын татып караудан, спорт ярышларыннан, иҗат коллективлары фестиваленнән торды.
Чараның нәтиҗәсе буларак Татарстан башкаласы һәм Иркутск арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Депутат билгеләп үткәнчә, бу шәһәрләр арасында туристлык потенциалын үстерү өчен күп мөмкинлекләр ача.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез