Казан һәм Түбән Кама аэропортларында чикләүләрне алдылар

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары янә эшли башлаган. Бу хакта “Росавиация” оешмасының рәсми вәкиле хәбәр иткән. Казан аэропорты эше – 6 сәгать диярлек (3.35 сәгатьтән), Бигеш аэропорты эше – 4,5 сәгать (4.55 сәгатьтән) туктатып торылган.

“Ижевск, Казан, Киров һәм Түбән Кама (Бигеш) аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм очыртып җибәрү буенча чикләүләр алынды”. Чикләүләр самолетларның иминлеген тәэмин итү максатында кертелгән иде”, – диелгән 9.20 сәгатьтә басылган хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: республика территориясендә 3.51 сәгатьтән 9.30 сәгатькәчә пилотсыз очкычлар һөҗүме янау режимы гамәлдә булды. “Ковер” планын кертү сәбәпле Казан аэропортында иртән очып китәргә тиешле – 11 рейс, очып килергә тиешле 17 рейс тоткарланды. Аэропорт ачылганнан соң да тоткарланулар дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре