Казан янындагы бистәдә бер йортта, яшен сугу сәбәпле, янгын чыккан

Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар юк.

Казанның Богородское бистәсендә яшен сугудан янгын чыккан. Шаһитлар әйтүенчә, шәхси йорт ут эчендә калган.

Яшен өйгә кергән, хәзер ул бик каты яна, дип язганнар социаль челтәрләрдә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, башта теплицаны яшен суккан, шуннан соң янгын өйгә күчкән.
Фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр тиз генә килеп җиткән. Янгынның сәбәбе һәм зыян күрүчеләр турында әлегә бернинди ди мәгълүмат юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре