Газетага язылу

Казан карьера үсеше өчен иң яхшы шәһәрләрнең берсе дип танылган

Казан Санкт-Петербург белән Россия шәһәрләре рейтингында икенче урынны бүлеште, халык аларны карьера төзү һәм керем арттыру өчен иң кулай шәһәрләр дип саный.

Бу хакта SuperJob тикшеренүләре нәтиҗәләренә сылтама белән РИА Новости яза.

Сораштыруда Казан белән Санкт-Петербург 49% тавыш җыйган. Рейтингның лидеры Мәскәү булганы: башкаланы һөнәри үсеш өчен иң яхшы урын дип шәһәрнең 66% икътисади актив халкы атаган.

Бишлеккә шулай ук 45% тавыш җыйган Төмән һәм 44% тавыш белән Екатеринбург кергән. Алга таба Краснодар (39%), Владивосток (38%) һәм Чаллы (36%) урнашкан.

Респондентлар карьера үсеше өчен иң уңайсыз шәһәр дип Ульяновскины саныйлар. Анда хезмәт буенча алга китү һәм үз шәһәрендә хезмәт хакын арттыру перспективаларын сораштырылучыларның 14% ы гына билгеләп үтә. Волгоградта һәм Липецкта бу күрсәткеч 17% тәшкил иткән, Тольяттида – 19%, Оренбургта – 20%.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре