Бүген Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы узды. Чарада Татарстанның төрле почмакларыннан 45 гаилә катнашты. Тантаналы кабул итүне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән үткәрде.
Татарстан Рәисе искәртеп узганча, агымдагы ел Россиядә Гаилә елы буларак игълан ителде. “Гаилә – теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Гаилә кыйммәтләрен күрсәтү, нык ишле гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу – чиктән тыш мөһим. Гаилә – традицияләр, мәдәният, туган телне саклау нигезе. Сез бәһаләп бетергесез ата-ана хезмәтен – балаларны лаеклы төстә тәрбияләү бурычын үз өстегезгә алгансыз”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.
Аның әйтүенчә, туган җиргә, туган йортка мәхәббәт, Ватанга тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек кебек кешелекнең төп кыйммәтләре нигезе гаиләдә салына. “Илебезгә батыр уллар биргән аналар алдында баш иябез. Тыныч тормышыбызны каһарманнарча саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына, гаиләләренә аерым зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Сез – аларның ышанычлы тылы һәм терәге! – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнехаов. – Күпбалалы гаиләләребез белән, тәрбиягә бала алган гаиләләр белән горурланабыз”.
Соңыннан Татарстан Рәисе дәүләт бүләкләре тапшырды. 5 бала тәрбияләп үстерүче гаилә пары Алия Нуралиева белән Илнур Мотыйгуллин “Ата-ана даны” ордены медале белән бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук күпбалалы аналарга: Азнакай районыннан Фирүзә Шәриповага, Әлмәт районыннан Фәния Кәримова, Лениногорск районыннан Мария Псурцева, Тукай районыннан Гүзәлия Гыйльфанова һәм Чирмешән районыннан Нина Андреевага “Ана даны” медальләрен тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез