"Незыгарь" иң эре сәяси каналы Россиянең 28 шәһәре арасында тикшеренү уздырып, мегаполислар һәм эре шәһәрләр белән муниципаль идарә рейтингын төзегән. Казан бу исемлектә беренче урын алган.
Халыкны үстерү, шәһәр инфраструктурасын, сәнәгатьнең, туризмның төрле өлкәләрен үстерү, хезмәт хакларының югары үсеш темплары һәм ИТ-технологияләрне үстерү буенча шәһәрнең уңай динамикасы исәпкә алынды, дип хәбәр итә Татарстанның матбугат хезмәте.
10 баллдан 9,5 балл җыеп, Казан Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфа һәм Төмәнне узып, рейтингны җитәкли.
- Казан шәһәр хакимиятенең тотрыклылыгы үрнәге булып тора: шәһәрдә бөтен яңа тарихта нибары ике мэр булган. Бу төзелеш генплан буенча барган шәһәрнең үсеш сыйфатын билгели, бу нокталы төзелеш проблемаларын һәм социаль инфраструктура объектлары җитмәүне булдырмаска мөмкинлек бирә, - дип билгели "Незыгарь" каналы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез