Казан метросы юлына өлкән яшьтәге ир-ат егылып төшкән

Казанның Җиңү проспекты метро станциясендәге икенче төп юлга платформадан өлкән яшьтәге бер ир-ат егылып төшкән. Аның башы әйләнеп киткән. Ир-атны коткарганнар, дип хәбәр итә “Метроэлектротранс” предприятиесенең матбугат хезмәте.

Бу куркыныч хәл бүген 10.50 сәгатьтә булган. Поезд машинисты станциягә килеп җитәрәк, юлда ятучы пассажирны күреп, ашыгыч төстә тормозга баскан. “Метро хезмәткәрләре ир-атны тиз генә тимер юлдан өскә чыгарган һәм “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Пассажирның үзе әйтүенчә, аның башы әйләнеп киткән”, – диелгән предприятиенең телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Анда әйтелгәнчә, хәзер электр поездлары график буенча йөри. Метро хезмәткәрләре пассажирларны метродан файдалану кагыйдәләрен үтәүне сорый.
Исегезгә төшерәбез: март ахырында шушы ук метро станциясендә бер хатын-кызның рельска егылып төшүе турында хәбәр ителгән иде. Башта бу хәлнең пассажирда эпилепсия өянәге башлану сәбәпле килеп чыкканлыгы турында белдерелде. Соңрак Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хатын-кызның рельска түгел, бәлки платформага егылуын ачыклады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре