Кичә “10 нчы микрорайон” станциясендә монтаж эшләрен башкарганда 26 яшьлек егет өстенә бетон плитә килеп төшкән. Эшче шундук һәлак булган.
Җинаять эше кузгатылган. Бу хакта прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү “Казметрострой” хезмәткәрләренең хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәмәвен күрсәткән. Җинаять эшен тикшерү прокуратура контроленә алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез