Казан метросы төзелешендә эшче һәлак булган

Казан метросының яңа станциясе төзелешендә бер эшче һәлак булган. Ир-ат нигез чокыры төбендәге тимер сыешлыкка егылып төшкән.

“БИЗНЕ Оnline” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә таянып язганча, фаҗига 00:20 сәгатьтә “10нчы микрорайон” станциясе төзелешендә булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 4нче разрядлы бетончы эш барышында котлован төбендәге тимер сыешлыкка егылып төшкән. Ир-ат медиклар килеп җиткәнче җан биргән.
Казан прокуратурасы эшченең һәлак булу сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү хезмәтне саклау турында закон таләпләрен санга сукмауны күрсәткән. “Төзелеш эшләре барышында иминлек таләпләрен бозу” статьясы буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре