Газетага язылу

Казан – Мумбаи туры авиарейсы ачылырга мөмкин

Бу атнада Казанда узачак “ТАЙМ” II Россия-Һиндстан бизнес-форумында Казан – Мумбаи туры авиарейсын ачу турында сөйләшәчәкләр.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

“Без Казан – Мумбаи даими рейсын булдыру турында сүз алып барабыз. Моның туристлар санына да, эшлекле агымга да уңай йогынты ясавын һәм, әлбәттә, товар әйләнешендә чагылыш табачагын аңлыйбыз”, – диде ул. Аның сүзләренә караганда, форум кысасында Росавиация, Россия Транспорт министрлыгы вәкилләре катнашында туры рейсны булдыру турында сөйләшүләр көтелә. “Без Һиндстанда партнер компания таптык, аннан ике акционер киләчәк. Барысы да килеп чыгар дип ышанам”, – диде Талия Миңнуллина.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре