Казан полиция хезмәткәрләре булачак әнигә бала тудыру йортына вакытында барып җитәргә ярдәм иткән

Казанда ЮХИДИ инспекторларының төнге кизүе коткару операциясенә әверелгән. Петр Витер урамындагы төннең беренче яртысында аларга бик каушаган машина йөртүче мөрәҗәгать иткән - аның хатыны менә-менә бала табарга тиеш булган, ә бала тудыру йортына кадәр әле шактый юл калган, дип язалар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

35 яшьлек әти 30 яшьлек хатынны медучреждениегә алып килергә өлгермәс дип борчылган. Полиция хезмәткәрләре мизгел эчендә хәлне бәяләгәннәр һәм автомобильне Толстой урамындагы бала табу йортына кадәр махсус "мигалка" белән озату оештырганнар.

Хокук саклаучыларның оператив гамәлләре нәтиҗәсендә йөкле хатын-кызны тиз һәм куркынычсыз рәвештә бала табу бүлегенә илткәннәр, анда аны шунда ук табиблар кабул иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре