Татарстан башкаласы 5-8 гыйнвар көннәрендә ил буенча сәяхәт итү өчен популяр булган шәһәрләрнең беренче бишлегенә кергән. Казан - исемлекнең дүртенче баскычында. Бу хакта ТВИЛ. РУ хәбәр итә.
Раштуа бәйрәмендә туристларга Казанда бер төн куну уртача 6,8 мең сумга төшәчәк. Беренче урында - Санкт-Петербург (5,3мең сум). Мәскәү - икенче (5,4 мең сум). Беренче өчлеккә Сочи да (4,3 мең сум) эләккән.
Казаннан соң исемлектә Ялта, Кисловолск, Анапа, Гелинджик кебек шәһәрләр бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез