Казан үзәгендә коточкыч авариягә гаепле йөртүчене СИЗОга озатканнар

Бүген Казанның Идел буе районы суды Казан үзәгендәге юлда кешенең үлеменә китергән “Porsche” йөртүчесенә карата җәза чарасы сайлаган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
33 яшьлек бизнесмен Василий Барнабишвили 30 августка кадәр СИЗОда “утырачак”. Ул, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән кешенең үлеменә китерүгә гаепләнә.
Барнабишвили, килеп туган хәлгә үкенеп, сәламәтлеге какшау булуы сәбәпле сак астына алмауларын сораган.

“Сәламәтлегем начар: гастрит һәм бүсер”, – дигән ул.

Шулай ук аның Казахстан гражданины булып торуы, Россия гражданлыгына ия булмавы ачыкланган.

“Гражданлык алырга өлгерә алмадым. Әмма хәзер, һичшиксез алачакмын. Биредә мәктәптә укыдым. Әнием дә шушында яши”, – дигән ул.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Василий “Porsche” рулендә каршы як юлга чыгып, “Лада Гранта” (рулендә 38 яшьлек ир-ат булган) машинасына килеп бәрелгән. Бәрелүдән ике машина да юл кырыендагы коймага “очкан”. “Лада” йөртүчесе шундук һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре