Казанның эре һәм урта предприятиеләре буенча уртача хезмәт хакы узган елның 11 аенда 18,5 процентка арткан - 74 мең сумнан узып киткән. Бу хакта Казан шәһәр думасының 2023 ел нәтиҗәләре буенча утырышында билгеле булды.
"Казан уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча миллионлы шәһәрләр рейтингында үз позицияләрен сизелерлек яхшыртты. 9 ай нәтиҗәләре буенча бездә 4 нче урын. Ә инде аны район, әйтик, төньяк коэффициентларын исәпкә алмыйча санасак, миллионлы шәһәрләр арасында без 1 нче урында торабыз», - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез