“Реальное время” интернет-газетасының элекке баш редакторы Сергей Кощеев СВОга киткән. Бу хакта “Татар-информ” “Реальное время” медиакомпаниясе директоры Анна Саушина сүзләренә таянып яза.
Директор билгеләп үткәнчә, Кощеев 2022 елда ук махсус хәрби операция зонасына китәргә теләк белдергән булган инде.
“Сергей Кощеев күптәннән СВОга китәргә җыенып йөрде. Менә хәзер аңа шундый мөмкинлек пәйда булган, күрәсең”, – дигән ул.
Кощеев бер ай элегрәк сайлап алу процедурасы аша узып, 28 июньдә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Бүген Казан журналисты хезмәт итү урынына юл тоткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез