Казанда 100 яшен тутырган 73 кеше яши

Казанда яшәүче 41 меңгә якын кеше 80 яшьне узган, ә 73 казанлы быел 100 һәм аннан да күбрәк яшен билгеләп үтә. Алар арасында 70 хатын-кыз һәм 3 ир-ат бар. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

«2024 елның 1 гыйнварына Казанда иминият пенсияләрен 286 мең кеше ала, аларның 79 проценты хатын-кызларга һәм 21 проценты ир-атларга туры килә», - дип өстәде Сәгыйтова.

Ул билгеләп үткәнчә, киләсе атнада Өлкәннәр декадасы башлана һәм быел сәламәтлек мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Өйдә карауга мохтаҗ булганнарга Казанның Сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре киләчәк, ә дәвалау-профилактика учреждениеләрендә өлкән яшьтәге кешеләрне медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Ачык ишекләр көннәре үткәрелә.

Аның сүзләренчә, районнарның өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре «Фатирны тәртипкә китер» һәм «Социаль базны тутыр» акцияләрен үткәрәчәк. Ягъни пенсионерларга фатирларын җыештырырга, торакларын кышка әзерләргә, шулай ук кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алырга һәм китерергә ярдәм итәчәкләр.

Мәгариф учреждениеләре дә өлкәннәр декадасына үз өлешләрен кертәчәк: биредә ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча акцияләр башлана. Моннан тыш, 1 октябрьдә пенсионерлар өчен 3, 5, 9 һәм 10нчы шәһәр мунчалары бушлай эшләячәк.

Өлкәннәр көненә багышланган район концертлары 4 мәйданчыкта - «Мәскәү», «Чулпан», «Сәйдәш» мәдәни үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак. Ә 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр пенсионерлар музейларга бушлай керә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре