Казанда 15 яңа түләүле парковка булдырырга җыеналар

Татарстан башкаласы хакимияте 15 парковканы киңәйтергә һәм тагын 15 яңа муниципаль парковка ачарга тели. Нәтиҗәдә машина кую өчен түләүле урыннар саны хәзерге 12 834 урыннан 14 131 урынга кадәр артачак. Шәһәр башкарма комитетының карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документтан күренгәнчә, яңа парковкалар Карбышев (31 урын), Кирпичников (57), Журналистлар (71), Спорт (45), Рихард Зорге (14), Родина (80), Ломжа (48), Воровский (173), 2нче Көньяк-Көнбатыш (50), Халев (18), Сыртланова (60) һәм Роторная (67) урамнарында, шулай ук Вознесение трактында (45), Саначин тыкрыгында (31) һәм Кремль яр буенда (31) ачылачак.

Яңа стоянкаларның күбесендә машинаны бер сәгатькә калдыру 30 сумга төшәчәк. Кремль яр буендагы парковка гына искәрмә булачак – биредә машинаны сәгатенә 50 сумга калдырырга мөмкин була.

Моннан тыш, Гаяз Исхакый (20 урыннан 33 урынга һәм 25 урыннан 42 урынынга кадәр), Лейтенант Шмидт (27дән 46га кадәр), Чистай (җирле юллар, 236дан 240ка һәм 39дан 70кә кадәр), Яруллин (114тән 185кә кадәр), Коротченко (39дан 54кә кадәр), Гвардия (11дән 21гә кадәр), Восстание (19дан 39га кадәр), Калинин (71дән 99га кадәр), Вишневский (14тән 41гә кадәр), Пионер (76дан 117гә кадәр), Академик Губкин (27дән 52гә кадәр) һәм Сеченов (78дән 87гә кадәр) урамнарында, шулай ук Җиңү Проспектында (җирле юл, 58дән 205кә кадәр) урнашкан парковкалар киңәйтеләчәк.

Гамәлдәге парковкаларда барлыгы 476 өстәмә урын булдырылачак. Яңа стоянкаларда 821 машина кую урыны булачак.

Моннан тыш, Батурин урамындагы, Кремль яр буендагы 5нче йорт янындагы 13 урынынлы парковканы урамның так ягыннан җөп ягына күчерү планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре