Казанда аерылышулар кимегән, әмма олыгаебрак өйләнешә башлаганнар

Быел февраль-июнь айлары чорында Казанда аерылышу очраклары сирәгәйгән. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда никахны өзү очраклары 22,6 процентка кимегән. Бу хакта “ТНВ” Татарстан башкаласы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина сүзләренә таянып яза.

Соңгы 12 айда Казанда никахлашу очраклары да кимемәгән. Быел гыйнвардан июньгә кадәр, 2023 елның беренче яртыеллыгындагы кебек үк. 4,2 мең никах теркәлгән.
Әмма, Студеникина әйтүенчә, башкалабызда олыгаебрак өйләнешә башлаганнар. Иң күп никахлашучылар – 25тән 34 яшькә кадәр. 18дән 24 яшькә кадәр өйләнешүчеләр икенче урында гына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре