Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың мәктәбен 2025 елда ачарга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов Петербург халыкара икътисадый форумында хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.
Аның әйтүенчә, әлегә мәктәпнең концепциясе эшләнелә. Аны быел төзи башларга җыеналар. Мәктәп 2025 елда ачылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: Алинә Заһитова – Россиядә хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча барлык титуллар яулауга ирешкән бердәнбер спортчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез