Татарстан башкаласында Яңа елга бизәлгән чыршыларны 15 гыйнварда сүтә башлаячаклар. Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
Аңа кадәр чыршылар гадәти режимда эшләячәк. 13 гыйнварда – Искечә Яңа ел көнендә “Казан” гаилә үзәге янында бәйрәм булачак. “Бәйрәм Казанның төп чыршысы янында үтәчәк. Шуның белән шәһәрдәге бәйрәм чаралары төгәлләнәчәк”, – диде Азат Абзалов.
Сүз уңаеннан, Яңа ел ялларында Казан парклары, скверлары һәм шәһәр Кремлендә ачык һавада узган чараларны 875 мең кеше тамаша кылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез