22–24 октябрьдә Татарстан башкаласындагы балалар бакчаларында дежур төркемнәр генә эшләячәк. Билгеле булганча, бу көннәрдә Казанда БРИКС илләре саммиты узачак.
Чара узачак көннәрдә Казандагы балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләячәк. Балаларын өйдә калдыра алган әти-әниләргә бакча өчен түләүне яңадан исәпләп, ул көннәр өчен акчаны кайтарачаклар.
Алдан ук билгеле булганча, Казан мәктәпләрендә укучылар 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр ял итәчәк. Аларның көзге каникуллары бер атна алдан башлана.
Татарстанның башка шәһәр-районнарында балаларның көзге каникулы гадәттәгечә – 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк.
Казанның көллият, техникум һәм югары уку йортлары студентлары исә 7 октябрьдә дистанцион укуга күчте. Мондый форматта уку 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук бу көннәрдә дәүләт хезмәткәрләрен түләүле ялга җибәрәләр, ә шәхси оешмалар хезмәткәрләренә дистанцион эш режимына күчәргә киңәш итәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез