Казанда “Батыр” контракт буенча хәрби хезмәтне рәсмиләштерү үзәгенең сайты пәйда булган

Татарстан башкаласында яшәүчеләр шуның ярдәмендә кандидатларга карата таләпләр турында белергә һәм кире элемтә өчен гариза язып калдырырга мөмкин.

“Батыр” контракт буенча хәрби хезмәтне рәсмиләштерү үзәгенең сайты пәйда булган. Анда оешма, түләүләр, ташлама һәм гарантияләр, кандидатларга карата таләпләр, шулай ук махсус хәрби операция зонасында кирәкле белгечлекләр, кирәкле документлар исемлеге турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Сайтта, үз мәгълүматларыңны калдырып, кире элемтәгә керү өчен заявка бирергә мөмкин. Белгечләр контракт төзергә ниятләгән кеше белән элемтәгә чыгачак.
“Батыр” үзәге Воровский урамы, 25 нче йортта урнашкан. Оешмада документлар һәм медицина белешмәләре җыю “бердәм тәрәзә” принцибы нигезендә оештырылган, һәм аңа күп дигәндә бер тәүлек вакыт кирәк. Бирегә көненә уртача 15-30 кеше мөрәҗәгать итә.

Исегезгә төшерәбез: Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча, хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә муниципалитеттан бер тапкыр түләү 300 мең сум тәшкил итә. Казанда 31 июльгә кадәр контрактка кул куючылар бер тапкыр барлыгы 1,5 миллион сумга кадәр алачак.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре