Коточкыч юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Казанның Идел буе районында булган.
KazanFirst үз чыганакларыннан билгеле булганча, Каучуковая урамындагы 5а номерлы йорт каршында «Тихорецкая» станциясе янында поезд астына җәяүле эләккән. Алган җәрәхәтләрдән ул вафат була. Хәзер фаҗига урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Җәяүленең һәлак булу шартлары, шулай ук аның шәхесе ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез