Казанда, БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, җәмәгать транспорты хәрәкәте үзгәртелә

Шулай ук бу көннәрдә аэропортта иминлек чаралары көчәйтелә.

Казанда 22-24 октябрьдә узачак БРИСК саммиты вакытында кайбер автобус һәм троллейбус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәртелә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэриядә узган киңәшмәдә шул хакта сөйләп үткән.

Үзгәрешләр 10, 10а, 30, 35, 35а, 22, 89 нчы автобус маршрутларына кагыла. Алар Вишневский һәм Назарбаев урамнары аша йөриячәк. 28, 28а автобуслар, 2, 3. 5 һәм 7 нче троллейбуслар, 5, 6 һәм 7 нче трамвайлар вакытлыча йөрмәячәк.

Казан халкы шәһәр үзәгенә метрода килә алачак. Метро “пик” сәгатьләрендә 6 минутлы интервал белән йөриячәк. Шул ук вакытта аэропортка кадәр таксилар йөрмәячәк. Бу максатта электр поездларыннан файдалану киңәш ителә.

Моннан тыш бу чорда Казан аэропорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. Очышлар расписаниесендә дә үзгәрешләр булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре