БРИКС саммитында катнашучылар йомгаклау декларациясен кабул иткән. Бу хакта Владимир Путин берләшмә утырышының йомгаклау өлешендә белдергән.
“Йомгаклау декларациясе әзерләнде. Анда дөньядагы вазгыятьне бәяләү, Россиянең БРИКСка рәислек итү нәтиҗәләре урын алган, алга таба хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнгән”, –дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Владимир Путин декларацияне, уртак документ буларак, БМОда таратуның күздә тотылуын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез