Казанда Химик урамында булган юл-транспорт һәлакәте эләккән видео челтәрдә пәйда булды. Чит ил машинасы берничә тапкыр әйләнеп капланган, дип яза "Татар-информ".
Авариянең башлангыч сәбәбе - KIA җиңел машинасы шоферының зур тизлектән «ГАЗель» йөк машинасын узырга теләп, аңа бераз гына бәрелүе.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Тагын бер зыян күрүче төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган. Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли, авариянең нечкәлекләре ачыклана, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез