Бүген Казанда, Кремль янында, «Чайка–ГАЗ» Бөтенроссия Хөкүмәт автомобильләре слеты кысаларында Муса Җәлил һәйкәле янында «Чайка»ретроавтомобильләренең уннан артык төре тәкъдим ителде. Чараның инициаторы һәм оештыручысы-«Чайка» автомобильләре хуҗаларының Гомумроссия клубы белән берлектә «Авторетроклуб-21».
«Илдә инде берничә ел "Чайка" автомобильләре хуҗалары клубы эшли, һәм быел без беренче тапкыр региональ слет уздырабыз, моңа кадәр мондый чаралар Мәскәүдә генә узды, - дип сөйләде клуб җитәкчесе Роман Пинаев, - безнең бурыч - Казанда Татарстаннан гына түгел, якын-тирә төбәкләрдән дә максималь санда катнашучылар җыю иде. Нәкъ менә шундый күргәзмәләрдә теләгән һәркем Россия автосәнәгате казанышлары, безнең бай автомобиль һәм сәнәгать тарихы белән таныша ала».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез