Казанда чүпкә баткан фатирда бала тапканнар: прокуратура тикшерү башлап җибәргән

Полиция хезмәткәрләре Казанның Волков урамында чүп-чар оясына әйләнгән бер фатирда кыргыйлашкан 6 яшьлек кызга тап булган. “Татар-информ” язганча, сабыйны махсус балалар учреждениесенә урнаштыру мәсьәләсе карала.

Вахитов районы прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлап җибәргән.
“Күзәтчелек ведомствосы профилактика системасы органнарының эш нәтиҗәсен бәяләячәк, шуннан соң прокурор чаралары күрү мәсьәләсе каралачак”, – дип хәбәр ителгән күзәтчелек органының матбугат хезмәтеннән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре