Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Бертуган Касыймовлар урамындагы күп катлы йортта янгын чыгу турында хәбәр 0:54 сәгатьтә килгән. Бүлмәләрнең берсендә матрас һәм бизәкләү материалларына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр коткару битлеге ярдәмендә 5 кешене урамга алып чыккан. Тагын 55 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк.
Янгынны 1:30 сәгатьтә сүндергәннәр. Ул ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез