Казанда эш үзәге бинасында янгын чыккан

Казанда Восстание урамындагы эш үзәге бинасының өске катында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Ведомстводан хәбәр ителгәнчә, бүген 13.25 сәгатьтә янгын чыгу турында хәбәр кергән. Эш үзәге хезмәткәрләре коткаручылар килгәнче бинадан чыгарылган.

Хәзерге вакытта биредә янгын сүндерүчеләр эшли. Күпме мәйданга зыян килүе ачыклана. Янгында зыян күрүчеләр һәм корбаннар юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре