16–17 ноябрьдә Казанда гаиләләр өчен «Тау Фест» китап фестивале узды. Наширләр, язучылар, рәссамнар, артистлар һәм укучыларны бер мәйданчыкка җыйган чара нәрсәсе белән үзенчәлекле иде?
Башкаланың «Московский» мәдәни үзәгендә узган гаилә фестивалендә Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән 30 лап нәшрият тәкъдим ителде. Китап бәйрәменең төп максаты – гаиләдә уку культурасын булдыру, балаларның һәм әти-әниләрнең уртак ялын күңелле һәм файдалы итү, шуның аша әдәбиятка кызыксынуны арттыру.
Ике көн дәвам иткән фестиваль китап укучыларны китап язучылар белән очраштырды. Алар арасында 300 дән артык китап авторы Андрей Усачёв, балалар һәм үсмерләр китаплары авторы Нина Дашевская, танылган шагыйрь, язучы Виктор Лунин, популяр китаплар авторы Ася Лавринович, Андрей Жвалевский, Евгения Пастернак һәм башкалар бар иде. Татар язучыларыннан исә шагыйрь, язучы Галимҗан Гыйльманов һәм шагыйрь Рифат Сәлах катнашты. Шулай ук катнашучылар үзләре яраткан китапларның бизәлеше өчен җаваплы кешеләр – рәссам-иллюстраторларның күргәзмәләре белән таныша алды. Мәдәни үзәк фойесында Гүзәл Гарипова, Лариса Рябинина, Ольга Покалёва, Максим Покалёв, Вадим Челак, Ольга Ионайтис, Ольга Монина кебек рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән иде.
Фестиваль кысасында олысы да, кечесе дә яратып өлгергән Наринэ Абгарян китабы буенча төшерелгән «Манюня» фильмын да күрсәттеләр. Соңыннан исә автор белән видеоэлемтә дә булды.
ВРЕЗКА
Сүз уңаеннан, фестиваль быел өченче мәртәбә узды. Тәүге тапкыр Казанда ул 2022 елда үткәрелгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез