16 июнь Казанның “Шәрык” клубында “Ай булмаса, йолдыз бар” сериалына кастингның беренче көне узды. Мәркәзебез үзәгенә 300гә якын Татарстан театрлары актерлары, студентлар һәм үзен кино сәнгатендә сынап карарга теләнгән һәвәскәрләр җыелды. Бу хакта ТНВ хәбәр итә.
Яңа сериал нигезендә мәшһүр татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре тора. Съемкалар җәй уртасында башланачак, ә премьера 2025 елның декабренә ниятләнелгән.
Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә “Татарстан - Яңа Гасыр” каналы белән берлектә “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе төшерә. Проект Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышлана.
“Ай булмаса, йолдыз бар” сериалы режиссеры булып ТНВ каналы тамашачысына “Кеше китә – җыры кала” сериалы аша яхшы таныш булган Александр Далматов сайланды.
ценарий авторлары - режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез