Быел март аенда – 51 200 сум, узган елның октябрендә – 49 300 сум булган бу. Тулаем Россия буенча 56 600 сум күләмендәге пенсияне, әйбәт, дип санаулары ачыкланган.
Биш ай эчендә халыкның “аппетиты” 6 процентка арткан (март аенда 53 500 сум булган). Ир-атлар пенсиянең зуррак булуын (58 300 сум) тели. Хатын-кызлар 55 000 сумга тукталган. Иң зур пенсияне ( уртача 59 200 сум) 35–45 яшьлекләр көтә.
Югары белемгә ия булучылар – 59 200 сум, урта һөнәри белемлеләр – 54 100 сум күләмендәге пенсияне, әйбәт, дип саный. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хезмәт хакы зуррак булган саен, “аппетит” та үсә: кереме 100 мең сумнан кимрәкләргә – 53 000 мең сум, 200 меңнән артып киткәннәргә – 64 700 сум кирәк. Зур шәһәрләр арасында Мәскәү беренче урында – 60 900 сум. Санкт-Петербург (60 300) икенче урынга чыккан. Хабаровск (60 100) – өченче.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез