Газетага язылу

Казанда җиде бала кар белән күмелгән

Татарстан прокуратурасы Казанда җиде баланың кар белән күмелүе турындагы мәгълүматны тикшерә. Тиешле мәгълүмат элегрәк социаль челтәрдә пәйда булды.

Беренчел мәгълүматлар буенча, инцидент Казанның "Дубай" кунакханә комплексы территориясендә булган. Әти-әниләр 2 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларны казып чыгара алган, әмма иң кечесе имгәнгән.

"Казанның Совет районы прокуратурасы кар чистарту өчен җаваплы коммуналь хезмәтләрнең эшенә бәя бирәчәк, һәм нигезләр булса, җавап бирү чаралары күреләчәк", - дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре