Иртәгә – 20 июньдә Казанның “Россия – Моя история” тарихи паркында “Без права на забвение. К 80-летию Великой Победы” мультимедиа күргәзмәсе ачыла. Ул 20 июльгә кадәр эшләячәк. Бу хакта “Татар-информ” чараны оештыручыларның мәгълүматларына таянып яза.
Экспозицияне булдыруда Россия Дәүләт тарихи музее, Дәүләт архивы, Оборона министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте, Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия тарихы җәмгыяте катнашкан.
 Күргәзмә экспонатлары, 1941 елның 22 июнендә нацистлар Германиясе гаскәрләренең бәреп керүеннән алып, 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадын үткәрүгә кадәр, Бөек Ватан сугышының барлык төп вакыйгаларын чагылдыра. Экспонатлар арасында Вячеслав Молотовның 1941 елның 22 июнендә радио аша ясаган чыгышының цифрлаштырылган тексты да бар. Анда, аерым алганда: “Наше дело правое. Враг будет разбит. Победа будет за нами!” дигән сүзләр бар.
“Мультимедиа күргәзмәсендә 400дән артыграк чын документ, дистәләрчә әйбернең төгәл күчермәләре урын алган. Тарихи агарту – балалар һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә иң үтемле чара. Бүген Ватанны саклаучыларны – Бөек Ватан сугышы геройларын онытмау мөһим”, – дип белдергән “Россия – Моя история” тарихи паркы җитәкчесе Иван Есин.
 Экспозициянең соңгы залы сугышта җиңүгә багышланган. Цифрлаштырылган документлар арасында – Германиянең хәрби капитуляция турында акты (1945 елның 8 маенда төзелгән) һәм маршал Георгий Жуковның 1945 елның 24 июнендә Җиңү парадындагы чыгышы тексты. Полководецның берничә биттәге чыгышында шул көнне Мәскәүдә яуган яңгыр эзләре сакланып калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез